Бүген, районыбызның "Ак калфак" оешмасы үзенең чираттагы утырышын үткәрде. Оешма җитәкчесе, БР ның күренекле шагыйрәсе Фәндидә Харрасова еллык эшкә байкау ясады. Идарә әгъзалары бу елга эш планы турында киңәшләштеләр. Әлбәттә, утырыш республика, төбәк-ара мәдәни чараларда актив катнашкан "ак калфак"чыларны билгеләү белән үрелеп барды. Оешманың нигезен, абруйлы житәкче Минзилә Тәлгать кызы канаты астында җиң сызганып эшләүче авыл китапхәнәчеләре тәшкил итә. Авылларның йөзек кашы булган хөрмәтле китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, туган тел укытучылары алда да нәтиҗәле унышларга ирешүегезне телим. Туган телне, гореф-гадәтләребезне, динебезне күтәрүдә керткән өлешегез үзегезгә дә бәрәкат, савапка әйләнеп, күңелегезгә илһам китерсен. Халыкка хезмәттә шулай бергә, бердәм атларга язсын. Сөеп-сөелеп, җан-тән саулыгында, иман байлыгында яшәргә насыйп булсын.
|